Мотоцикл “Батыр” батальонына барып җитте
Арча районы мәчетләре хәзрәтләре исеменнән махсус хәрби операция зонасына тагын бер мотоцикл озатылды.
Бу хакта газетабызда мәкалә басылып чыккан иде. Ул мотоцикл махсус хәрби операция зонасына барып җиткән.
Арча районы мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Күптән түгел оештырылган хәйрия чарасы нәтиҗәсендә сатып алынган мотоцикл фронт сызыгына барып җитеп, “Батыр” батальоны сугышчыларына тапшырылган.
Мотоцикл – сугыш шартларында иң кирәкле техникадан санала. Ул разведка эшләрендә дә, яралыларны алып чыгуда да, йөк ташуда да зур ярдәмче булып тора. Арчадан җибәрелгән әлеге транспорт чарасын батальон вәкилләре зур рәхмәт белән кабул иткән.
– Безнең район халкы һәрчак Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә әзер. Фронттагы егетләргә рухи да, матди да терәк кирәк. Аларга мотоцикл тапшыру – безнең иманыбыздан, ихластан туган гамәл. Аларга Аллаһ ярдәмче булсын! – диде Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
“Батыр” батальоны вәкилләре дә мөхтәсибәткә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев