“Сез зарлана беләсезме?”
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Утар Аты авылыннан алтмыш яшьлек Фирдүс Заһитов хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда.
Шул арада вакыт табып, аның белән очрашып сөйләштек. Сөйләштек, дип... Аның җавабы кыска: “Бар да яхшы”. “Сез зарлана беләсезме?” – дип сорадым аптырагач. Аңа да елмаеп кына куйды.
Әйдәгез, баштан ук башлыйк. Кем ул Фирдүс, диярсез. Безнең кебек гап-гади кеше. 1965 елның беренче мартында гади колхозчылар Мәрьям һәм Илдус Заһитовлар гаиләсендә туа. Гаиләдә алты бала була. Барысы да исән-саулар. Өчесе авылда, берсе Наласада, берсе Каменкада яши. Фирдүс үзе озак еллар Казанда автобуста эшли. Ике баласы бар. Зурлар инде. Күпме еллар гомер иткәннән соң тормышлары гына бозылып киткән. Фирдүс авылга кайткан. Өйләнмәгән энесе белән төп йортта яши. “Әмма хатын белән мөнәсәбәт начар түгел, балалар белән дә аралашып торам”, – ди.
– Бу яшьтә ничек махсус хәрби операция зонасына китәргә булдыгыз? Бу зур тәвәккәллек сорый торган адым бит, – дим.
– Уйлап карасаң, безнең бөтен адымыбыз тәвәккәллек таләп итә, – дип җавап бирде Фирдүс. – Барысы да китә, нигә мин калырга тиеш.
– Шундый серле итеп җавап бирдегез. Димәк, сезнең тәвәккәл адым ясаганыгыз булган инде?
– Әйе, мәктәптә укыганда. Ташу вакытында суга төшеп киткән кешене коткардым. Берни уйлап тормадым, тоттым да бозлы суга сикердем, алып чыктым. Бу юлы кайткач, Казанбашка сыйныф җитәкчесе Дания апа Низамиева янына төштем. “Син электән үк шундый кыю идең”, – диде укытучы. Белмим инде, гади малай идем. Хулиганланган вакытларым да булды. Әмма әти-әнине тыңлый идем. Олыгайгач та алар янында тәмәке тартмадым. Хәзер бөтенләй ташладым. Ташларга туры килде. Чөнки ут чыгарырга ярамый. Бу – яшәү белән үлем мәсьәләсе. Снайперлар күреп алса..., – ди Фирдүс. – Монда инде һәр адым тәвәккәллек белән бәйле. Мин булган урында дроннар чиксез күп. Элек биш кешегә бер дрон булса, хәзер бер кешегә биш дрон. Разведчиклары да бар, утка тота торганнары да. Шәхсән үземә снаряд ташламадылар. Күз алдымда үлүчеләр булды. “Өйләнәм, фатир алам”, – дип планнар корды бер егет, биш минуттан өстенә дрон төште. Шуңа алдагы көн турында хыялланганым да юк.
2022 елның 15 ноябрендә Херсон ягына доброволец булып китә Фирдүс Заһитов. Казанның Совет районыннан. Башта яше олы, дип җибәрмәскә тырышалар. Шул ук сәбәп белән бер елдан кире кайтаралар. Бер ел Казанда эшләп йөри һәм 2024 елның 20 октябрендә яңадан контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә. Бу юлы инде Арчадан. “Бер барган булгач, бу юлы каршы килеп тормадылар, кул гына селтәделәр”, – ди Фирдүс. Беренче барганында алгы сызыкта да еш була ул, ә хәзер икенче җирдә, тәэмин итү частенда, машинада.
– Частьта төрле яклардан килгән солдатлар бар. Минем кебек өлкән яшьтәгеләр дә күп, – ди Фирдүс. – Посылкалар, гуманитар ярдәм килә, ашау-эчү җитә, су мәсьәләсе генә кыенрак, шул гына.
Хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда ул. “2023 елда егерме көнгә кайткан идем. Киткәндә әти озатып калды. Ике көннән аның вафат булуы турында хәбәр килде. Кайтардылар. Бу юлы 45 көнгә сузылды ялым. Унбиш көнен сугышчан хәрәкәтләр ветераны булган өчен өстәделәр. 28 гыйнварда кабат юлга кузгалам”, – диде саубуллашканда.
Фирдүс белән аралашу нигәдер җиңел, рәхәт булды. Аның шулай зарланмыйча ничек бар, шулай сөйләве тәэсир иттеме, әллә олы яшьтә булуына карамастан, батыр адым ясавы сокландырдымы, бу очрашу күңелдә җылы хис калдырды. Исән-сау җиңү яулап кайт, Фирдүс. Без сине көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев