Шура авылында Айрат Вәлиуллин истәлегенә һәйкәл ачылды
10 ай элек махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган райондашыбыз истәлеге бүген мәңгеләштерелде
Шура авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган истәлек тактасы янында тагын бер һәйкәл барлыкка килде. Әлеге авылда туып үскән Айрат Рөстәм улы Вәлиуллин хөрмәтенә битараф булмаган авылдашлары мәрмәр таш булдырды.
Һәйкәлне ачу танатанасында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфулин, Әфганчы ветераннар төркеме, Айратның туганнары, дуслары, якын-тирә авыл халкы, укытучылар һәм укучылар катнашты.
- Киң күңелле, батыр егетебез кешегә бирелгән иң кадерле әйберләрнең берсен, үз гомерен кызганмыйча, безнең тыныч тормыш өчен көрәште. Шундый батыр егет үстергән өчен Айратның әти-әнисенә зур рәхмәтемне белдерәм, тирән кайгыгызны уртаклашам, - диде Эльвира Вафина.
Шушы изге эштә ярдәмнәре кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфулин да чыгышын Шура авылы халкына, һәйкәлне булдыруда өлешләре кергән яшьләргә рәхмәт әйтеп башлады.
- Айратның данын, батырлыгын мәңгеләштерүче һәркемгә рәхмәт. Чөнки Айратны белмәгән кеше дә шушы һәйкәлне күреп, аның турында сорашып белешәчәк. Бу эшне оештырган клуб хезмәткәрләренә аеруча рәхмәт. Бүген авыр чарага җыелдык. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алган көннәрдә, илебездә тизрәк тынычлык урнашып, хәзерге хәрби хәрәкәт тә тарих битләрендә генә калсын иде, - диде ул.
Авылның мулласы Илдар хәзрәт Шәймәрданов Айрат Вәлиуллин рухына Коръән аятьләре укып, әти-әнисенә күркәм сабырлык теләде. Яу кырында башларын салган батыр ир-егетләребез бер минут тынлык белән искә алынды.
Җирлекнең Әфганчы ветераннар төркеме әгъзалары да хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар исеменнән Вәлиулиннар гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
- 2022 елның ноябреннән бирле Шура, Шурабаш, Сәрдә авыллары халкы белән кулга кул тотынышып эшлибез. Безнең ветераннар төркеме 17 тапкыр махсус хәрби операция барган зонага барып кайтты. Бу сезнең дә тырышлык, бик зур рәхмәт. Айратыбызны югалту бик зур кайгы. Урыннары оҗмахма булсын, якыннарына сабырлык, - диде биредә бу юнәлештә волонтерлык эшен алып баручы Рашат Салихҗанов.

Истәлекле чарага Айрат Вәлиуллин белән беренче көннән мобилизация буенча алынып, бергә хезмәт иткән иптәшләре Булат Хураншин һәм Динар Латыйпов та килгән иде. Алар Айратны елмаеп кына торучы, гел күтәренке күңелле, ярдәмчел кеше буларак искә алды. Үзләре Арча районыннан булмаса да, Айратны искә алырга дип махсус кайткан иде егетләр.
Һәр чыгыш, Айрат Вәлиуллин турында әйткән һәр истәлек саен тантанага килгән һәркемнең күңеле сыкрады. Егетнең әти-әнисе, туганнарының чыгышын беркем дә күз яшьләреннән башка тыңлый алмады.

- Узган ел апрель аенда саубуллашып киткән иде. Соңгы күрешүебез булган икән. Улыбызны хөрмәтләп, искә алып, бу эшне башлап йөрүче клуб мөдире Кларага, авыл яшьләренә рәхмәт. Ярый әле алар бар, гел ярдәм итеп торалар, - диде Айратның әнисе Фәридә Вәлиуллина.
Батыр авылдашы исемен мәр-мәр ташка мәңгеләштерү эшен башлап йөрүче Шура авылы клубы мөдире Клара Хөсеәнова белән дә аралаштык.
- Шушы уй белән йөри башлагач та, иң элек Айратның әти-әнисе Рөстәм абый белән Фәридә ападан рөхсәт сорадым. Алардан ризалык алгач, авыл яшьләре белән киңәшләштем. Алар бик теләп ярдәм кулын суздылар. Данис Хөсәенов, Рәсим Шәйхиев, Ленар Мөбәрәкшин акча җыю, оештыру эшләрендә булыштылар. Шулай ук Айратның гаиләсе үзе дә читтә калмады, ярдәм иттеләр. Әтисе Рөстәм абый һәйкәлне утырту эшләрендә дә булышты. Шулай ук мәктәп укучылары Айнур Мөбәрәкшин, Нияз Вәлиуллин, Илназ Вәлиуллин, Ильяр Шәхиевның да ярдәмнәре зур булды, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев