3 июнь 2026 яңалыклары
-
Казанда эшче бишенче каттан егылып һәлак булган
Эшче Казан йортларының берсенең 5 нче катыннан егылып һәлак була.
-
“Арча” спорт мәктәбе рейтингы буенча май аеның иң яхшы тренеры дип көрәш тренеры Рәис Галиев танылды
“Арча” спорт мәктәбендә 2025–2026 уку елында ай саен үткәрелүче рейтинг нәтиҗәләре буенча май аеның «Иң яхшы тренеры» исеменә көрәш буенча тренер Раис Галиев лаек булды.
-
Иртәгә синоптиклар татарстанлыларга 25 градуска кадәр җылылык, җил һәм урыны белән яшен вәгъдә итә
4 июньдә җылы, әмма үзгәрүчән һава торышы көтелә: синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлый.
-
Арча делегациясе Минзәләдә заманча авыл хуҗалыгы технологияләрен өйрәнде
Арча вәкилләре федераль семинарда тәҗрибә уртаклашты
-
Хөрмәтле әти-әниләр (законлы вәкилләр) һәм балигъ булмаган балалар!
Шәхси мобильлек чараларын (СИМ) актив куллану сезоны башлану сәбәпле, электр самокатлары һәм шуңа охшаш җайланмалардан файдаланучылар өчен Россиядә юл йөрү кагыйдәләре һәм административ җаваплылык чаралары гамәлдә булуын искәртәбез. Юлларда фаҗигаләрне һәм штрафларны булдырмас өчен, закон таләпләре белән игътибар белән танышуыгызны сорыйбыз.
-
Илсур Һадиуллин: «Өстәмә түләүләрне дә исәпкә алып, 100 мең сумнан артык акча алучы укытучылар бар»
Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның нинди БДИ һәм ТДИ фәннәрен сайлавы, республика мәктәпләрендә нинди укытучылар җитмәве, ни өчен гаилә белеменә күчәргә ярамавы, яңа балалар бакчалары кайда ачылачагы һәм яи белән эшләргә балаларны ничек өйрәтәчәге турында «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
-
Казанда ике автобус маршрутының яңа тукталышлары барлыкка киләчәк
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР башкаласында дүрт трамвай маршруты Киров дамбасы янында туктала башлаячак
-
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
Радик Сабиров белән хушлашу бүген «Татмедиа» да 11:00 сәгатьтә булачак
-
Татарстанда гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре буенча 65 ярдәм чарасы турында фикер алыштылар
Казанда узган вебинарда Татарстанда гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары, демографик сәясәтнең яңа юнәлешләре һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм механизмнары турында сөйләштеләр.