3 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Арчада “Җиңү диктанты” яздылар
Бүген, 3 сентябрьдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” узды.
-
Казанда мәете табылган яшүсмернең әнисе: «Тынычландыра торган дарулар гына эчеп торам» (Фотолар+ВИДЕО)
Бөтен Арча тетрәнде: Казанда 17 яшьлек Арча егетен агачлыкта үлгән килеш таптылар. Фотода сулдан беренче.
-
ИКЕНЧЕ ӘНИ (хикәя)
Кереш Карлы-яңгырлы ноябрь көнендә булды бу хәл. Юешләнеп, туңып беткән кичне мин гомеремә җитәрлек җылылык алдым. Моңа кадәр «яшьләр үзгәрде» дигән сүзләрне үземә кабул итеп, киресен дәлилләргә тырышкан мизгелдә миннән дә яшьрәк егетләр бик яхшы сабак бирделәр. Бу әсәрдәге барлык кеше образлары чын тормыштан алынган. Вакыйгасы да, әйткәнемчә күз алдымда булды. Ни кызганыч, мин аның ахыргы мизгелләрен генә күрдем. Ә башын бераз хыял белән, егетләрнең сөйләвеннән чыгып язам. Шуңа күрә дөреслеккә туры килеп бетмәгән урыннар булса, ачуланмагыз.
-
Кибеттән сыйфатсыз балык сатып алган очракта нишләргә?
“Кибеттә сыйфатсыз балык саттылар. Кассирлар шикаятьләрне без кабул итмибез, дип товарны алыштырмыйлар. Нишләргә?” - дип мөрәҗәгать иттеләр безгә.
-
Хезмәткә - хөрмәт
Райондашларыбызны котлыйбыз!
-
Татарстанда АИ-98 маркалы бензин бәясе арта
Август аенда АИ-98 маркалы бензин бәясе 1,2 сумга арткан.
-
Кәче авылында яхшы юл өмет итәләр: «Батып йөрисе килми»
«Ватаным Татарстан» редакциясенә Арча районының Кәче авылыннан борчулы хат килеп ирешкән. Аны чыгышы белән шушы авылныкы, бүген исә Казанда яшәүче Рәфкать Ибраһимов язган иде. Хатта: «Авылда халык юлсызлыктан тилмерә. Тимер юл кичүеннән авыл башына кадәр бер чакрым арадагы юлның юл дип әйтерлеге юк. Казанга яки Арчага баручы машиналар, электричка тукталышына җәяүләп баручылар язын-көзен сазлыкка әйләнгән юлда интегеп йөрергә мәҗбүр. Авылны мескен хәлендә калдырып, юлсыз яшәтүне күңел кабул итми», – диелгән иде. Вазгыятьне үзебез күреп бәяләр өчен, юлга кузгалдык.
-
Мәктәп укытучылары аена 100 мең сумнан артык түләнергә тиеш дип саныйлар
Татарстанлыларның 64 проценты мәктәп укытучылары аена 100 мең сумнан артык акча эшләргә тиеш дип саный.
-
Арчадан бәйләү остасы Альбина Шакирова: «Дүрт яшемдә укырга, биш яшемдә инде бәйләргә өйрәндем»
Бәйләү остасы Альбина Шакирова бик күп һөнәргә ия. Ул – Арча кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, икътисад юнәлешен сайлый. Казан химия-технология институтында менеджмент белгечлеген ала. Соңрак Казан университетында укып, инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә.