Татарстанда АИ-98 маркалы бензин бәясе арта
Август аенда АИ-98 маркалы бензин бәясе 1,2 сумга арткан.
Узган атнада Татарстанда АИ-98 маркалы бензин бәясе 41 тиенгә артып, 60,85 сумны тәшкил иткән. Август аенда аның бәясе барысы 1,2 сумга кыйбатланган. Бу хакта Татарстан статистика бүлегенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензин һәм дизель ягулыгына бәя төшә. Аларның литры 45,92 һәм 52,4 сум торган. АИ-95 маркалы бензин бәясе үзгәрмәгән – 49,34 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев