erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәткә - хөрмәт

Райондашларыбызны котлыйбыз!

Иске Җөлби авылында янгын нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган Шерматовлар гаиләсенә ярдәм күрсәткән һәм йорт төзегән өчен “ALMAZSTROY” төзелеш компаниясе җитәкчесе Алмаз Әсхәт улы Ибраһимов, коммерцияле булмаган “Шәхси торак төзүчеләр эшчәнлеген үстерү һәм популярлаштыру үзәге” президенты Рамил Назыйм улы Усманов Арча район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

Фидакарь хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Хатыйп улы Фәйзуллин, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан район мәдәният идарәсе үзәкләштерелгән бухгалтериясенең әйдәп баручы хисапчысы Миләүшә Илсур кызы Абулаезова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан Арча ветеринария берләшмәсе ветеринария табиблары Адель Венир улы Газизуллин, Айдар Ильяс улы Әхмәдуллин, Рәдиф Мансур улы Гарифуллин, Камил Мәхмүт улы Мостафин, Габделхәй Гаптелфәрт улы Нуриев, намуслы хезмәтләре, газ сәнәгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча район файдалану-газ хезмәте слесарьлары Алмаз Фәйзелхан улы Кәримов, Фарук Габделкоттус улы Касыймов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев