erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кибеттән сыйфатсыз балык сатып алган очракта нишләргә?

“Кибеттә сыйфатсыз балык саттылар. Кассирлар шикаятьләрне без кабул итмибез, дип товарны алыштырмыйлар. Нишләргә?” - дип мөрәҗәгать иттеләр безгә.

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаь органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

– Сатучы сыйфатлы һәм кулланучы тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган товар гына сатарга бурычлы. Азык продуктлары сатканда сәүдә оешмалары санитария, ветеринария һәм башка норматив документлар кагыйдәләрен сакларга һәм үтәргә, сыйфаты начар булган товарлар сатуга чыгарылмаска тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр сез сыйфатсыз товарга тап буласыз икән, кибет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул булмаган очракта сәүдә залы администраторы яки өлкән сатучыга шикаятегезне белдерә аласыз. Кулланучылар шикаятьләрен тыңлау аларның һәрберсенең бурычы. Сыйфатсыз товар сатудан алынырга тиеш, ә кулланучы товар өчен түләгән акчасын тулысынча кайтарып алырга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев