Казанда мәете табылган яшүсмернең әнисе: «Тынычландыра торган дарулар гына эчеп торам» (Фотолар+ВИДЕО)
Бөтен Арча тетрәнде: Казанда 17 яшьлек Арча егетен агачлыкта үлгән килеш таптылар. Фотода сулдан беренче.
Тикшерү бара. Төрле сүзләр йөри: янәсе ул азарт уеннарда катнашкан, наркоман булган икән... Кешегә, беләме--белмиме, сөйләргә бир. Ә без, бу сүзләр рәсми чыганаклардан булмагач, бер гайбәткә дә ышанмадык. Кайбер матбугат чаралары бу фаҗига турында язып та чыкты. Япь-яшь егетнең әрәм булуына без бик борчылдык. Якыннары, дуслары белән сөйләштек, өйләрендә булдык.
Рәсүл Халиков бокс белән шөгыльләнгән. Иң элек тренеры Руслан Галәветдинов белән сөйләштек. “Рәсүл бокска 10 яшендә килде, -- дип сөйләде Руслан Галәветдинов. – Казанга укырга киткәнче бездә бокс белән шөгыльләнде. “Сез” дип кенә сөйләшә торган бик тәрбияле егет иде. Боксны яратты. Бик тырыш булды. Буе 180 см. Кап-кара чәчле, озын, матур егет. Республика ярышларында үз авырлыгында 1, 2нче урыннарны алды”.
Түбән Атыдан бокска бергә йөргән дус егете Рөстәм Каюмов: “Рәсүл ничектер минем күңелгә якын булды. Бик әйбәт иде ул. Бөтен ярышларга бергә йөрдек. Арча стадионында бергә йөгереп тә йөрдек әле. Күбрәк спорт темасына сөйләштек. Югалганын ишеткәч, исән генә булса ярар иде, дип теләдем... Әнисе белән сөйләштем. Менә ничек килеп чыкты. Бик кызганыч”. “Тәмәке, спиртлы эчемлекләр белән мавыга идеме?” – дип тә сорадым. “Ю-у-ук. Аллам сакласын. Спорт белән шөгыльләнгән кеше тәмәке тарта, спиртлы эчемлек эчә димени?! Рәсүл бөтенләй андый кеше түгел!”
Рәсүл Арчаның 2нче мәктәбендә укыган. Сыйныф җитәкчесе, директор урынбасары Фәрдия Нәбиуллина: “5нче сыйныфтан мин Рәсүлнең сыйныф җитәкчесе булдым, -- дип сөйләде. – Бик акыллы бала иде. Үзе тыйнак, һәрбер сүзне үтәп баручан, тыныч, артык шук та түгел иде. Волейбол, бокс ярышларында катнашты. Тавышлы компанияләрдә йөргән бала түгел ул. Укуы да начар булмады. 9ны бетереп, Казанга техникумга укырга керде. Мондый хәбәрне ишетүе бик авыр...”.
Мәктәптә бергә укыган сыйныфташлары Рәсүлне соңгы юлга Кайбычка озатырга баралар. Әнисе Алсу ханымның туган ягына җирлиләр. Озатырга барган сыйныфташы Алан Динмәхәммәтов: “Дуслашучан, әйбәт малай иде, -- дип сөйләде. – 8 сыйныфтан мәчеткә бергә өч малай йөрдек. Аллаһы Тәгаләне бар дип белгән кеше бервакытта да начарлык эшләмәс”.
Рәсүлнең әти-әнисе, апасы, энекәшләре (алар дүрт бала иде) Арчаның шәрык өлешендә яши. Әнисенең хәлен белергә өйләренә бардык. “Тынычландыра торган дарулар гына эчеп торам, -- дип сөйләде Алсу ханым. – Баланы югалтуы бик авыр. Гел телефон аша сөйләшеп тордык. Ике арада хәбәрләр өзелгәч, исән генә була күрсен дип теләдем... Ярый әле гәүдәсе табылды. Җир куенына иңдердек. Гәүдәсен таба алмасаң – ул хәсрәтләргә ничек түзәр идең. Үлем сәбәбе әлегә билгесез. Электрон челтәрләргә теләсә нәрсә язалар. Үз-үзенә кул салгандыр, дигән сүзләр дә бар. Аллаһы Тәгаләгә табынган кеше бу адымга бармас. Наркоман булган икән дигән сүзләргә кадәр ишеттек. Андый булса – без белми калыр идекме?! Без гел сөйләшеп, аралашып тордык. Чыгып китеп югалучан – монысы тагын нинди сүз инде! Төрлесен ишетәсең... Бервакытта да аның чыгып китеп югалып торганы булмады. Андый гадәте булса, мин ике арада элемтә өзелүгә эзли башлар идемме? Казанда эзләү төркеме белән үзем дә йөрдем. Рәсүлне агачлыкта без түгел, икенче эзләү төркеме тапты... Каникул вакытында Казанда машина юды, аз булса да акча эшләде. Безнең тормышлар да, үзегез күрәсез, тыйнак. Бала вакыттан акча, чипсы, кока-кола дип тә исе китмәде аның. Безнең дүрт бала. Иң олысына 20 яшь. Кечесе бакчага йөри. Менә хәзер кечкенәсе бакчадан кайтып керсә, өй җанланып китәчәк”. “Ярый әле балаларыгыз бар. Бердәнберләрен югалтучылар да бар бит”. “Әйе, -- дип килешә Алсу. – Аллага шөкер. Әмма һәр бала үз урынында. Бик авыр... Без Рәсүл белән сөйләшеп туймадык. Ике дус кебек идек. Шаяртырга яратты. Әни мин сине яратам, дип СМСлар җибәрер иде. Әтисе белән дә дус булдылар”.
--Рәсүл – исеме бигрәк матур.
--Әйе, безнең әби дә, бигрәк мәгънәле исем кушкансыз, Рәсүл ул Пәйгамбәр исеме, Алаһы Тәгаләнең яратканы, дип әйтер иде. Рәсүл 5 килолы бала булып туды. Әмма мин аны бик җиңел таптым. Шундый җиңел якты дөньяга килеп чыкты ул. Һәм тормышта да аңа бөтен нәрсә җиңел бирелде. Спортта да җиңүләргә җиңел ирешер иде. Үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнде. Аллаһы Тәгалә аны яратты. Туган көне 3 ноябрьдә. 18 яше тулганын бик көтте. Улым, кая ашыгасың, дияр идем. Туган көненә гитара алачакмын... Бик теләде.
...Тынлык урнашты. Юатырга сүз табып булмый. Кыска гомерле булган. Бернишләп тә булмый. “Үлемнең сәбәбен бик тә беләсем килә, -- диде ана гаҗизләнеп. -- Гаеплеләр барыбер дә җәзасын алачак. Минем җанымның сызлавы аларга күчәчәк...”.
Татарстан Республикасы Тикшерү комитетының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълумат чаралары белән хезмәттәшлек итүче идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белән элемтәгә чыктык. Андрей Алмазович безгә дөрестән дә, Казанда агач полосасында 17 яшьлек егет гәүдәсе табылуы, тәнендә көч кулланып үтерелү билгеләре булмавы, тикшерү баруын әйтте. Редакция дә бу мәсьәләне контрольдә тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев