4 апрель 2023 яңалыклары
-
Теге дөньядан шалтырату: “15 көн йоклагач “распределение” була”
Безнең бик якын гаилә дустыбыз бар иде. Ул бездән шактый өлкән, инде күптән пенсиядәге абзый. Иремнең күпчелек дуслары үзеннән өлкәнрәк булгангамы, Вася дәдәй белән дә алар яңа эшкә урнашкач бик тиз уртак тел тапты. Аннан соң Вася абый безнең өйгә килеп йөри башлады. Үзенең балалары чит илдә яшәгәнлектән ярдәм кирәк булганда да иремә мөрәҗәгать итә иде.
-
Исән кулымны сузсам - аяк юк. Кычкырып елап җибәрдем
Ильяс укытучы булып эшләгән мәктәптән ерак түгел газета-журналлар сата торган киоск бар. Атнасына бер-ике тапкыр шунда сугылып китү егетнең гадәтенә кергән иде. Анда эшләүче олы гына яшьтәге апа аны күптәнге танышы кебек каршы ала.
-
Миңнеханов хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләсенә түләү турында карарны киңәйтте
Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы карар үзгәртелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый документ имзалады.
-
Ике буын шагыйрьләре очрашты
Районыбызның каләм тибрәтүчеләре иҗади лабораториягә җыелды.
-
Эчке эшләр министрлыгы Нурлат буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе үлү хәбәрен раслады
Бүген иртән Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Денис Агеев үлүе турында билгеле булды.
-
Театр көллиятендә укучы Алия Абдрәшитова: «Чын урман кисүче хатыннар тормышы белән яшәдек. Агач кистек, чаптык, ташыдык»
Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг узачагы турында язган идек. Март аенда әлеге фильм төшерелә башлады
-
«Кино+Театр» проекты кысаларында районнарда Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк
«Татаркино» учреждениесенең Камал театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Камал театры спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.
-
“Арча ягы – данлы Тукай ягы” XVIII Республика балалар иҗаты бәйге-фестивале узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга, милли мәдәниятләр һәм традицияләр, педагог һәм остаз елларына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XVIII Республика балалар иҗаты бәйге-фестивале узды.
-
Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы?
Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)