erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Театр көллиятендә укучы Алия Абдрәшитова: «Чын урман кисүче хатыннар тормышы белән яшәдек. Агач кистек, чаптык, ташыдык»

Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг узачагы турында язган идек. Март аенда әлеге фильм төшерелә башлады

Фильм Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов

Фильмда кастинг аша узып, төрле районнардан җыелган сәләтле кешеләр катнаша. Алар арасында райондашыбыз, Яңа Кенәр кызы Алия Абдрәшитова да бар. Алиянең театр дөньясына омтылуы, сәхнәдән башка яши алмавы турында язып чыккан идек. Ул вакытта кыз 11нче сыйныфта белем ала иде. Бүген Алия Абдрәшитова -  Казан театр көллиятенең 1нче курс студенты. 

Кечкенәдән булган хыялын тормышка ашыруга таба ныклы адымнар белән бара ул. Тиздән райондашыбызны телевизор экраннары аша күрәчәкбез. Фильмны төшерүдән алган хис-кичерешләре турында Алиянең безнең белән дә уртаклашты: 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Тинчурин театрының социаль челтәреннән  Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильм турында белдем. Фильмның режиссеры Александр Далматов. Фильмда төшү процессын мин "Җылак" фильмында төшкәндә бик ошаттым һәм ул эш ничек башкарылганын беләм, аңлыйм. Озак уйлап тормыйча группадаш кызым белән гариза бирдек. 2-3 көннән кастингка килдек.  Безгә текст укытып караттылар, үзебез турында сөйләдек.1 айдан безгә "сезне фильмга алдык" дип шалтраттылар. Әлеге фильмда мин массовкада урман кисүче кыз булып уйныйм. Кышкы сеъмкалар  Балтач ягындагы урманда, Семрукта үтте. 3 көн урманда чын урман кисүче хатыннар тормышы белән яшәдек: агач кистек, аны чаптык, ташыдык. Без шул 3 көнне дә арып кайттык, ә бит элек гомер буе шундый тормыш белән яшәгән хатыннар булган.
Күп артистлар белән таныштым, танышу гына түгел, алар белән бер площадкада эшләп, бергә фильмда төштем.Әле кайчан гына аларны телевизор, театрларда гына күреп белә идем, алар белән бергә эшләү - чынга ашмаслык хыял гына иде минем өчен. Бу мөмкинлек өчен фильмга өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтлемен, - диде булачак артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Алия сенлем!Так держать!!!!Ижади унышлар сина, тырыш, сэлэтле якташым, куршем минем!!!

    2
    X