erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Арча ягы – данлы Тукай ягы” XVIII Республика балалар иҗаты бәйге-фестивале узды

Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга, милли мәдәниятләр һәм традицияләр, педагог һәм остаз елларына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XVIII Республика балалар иҗаты бәйге-фестивале узды.

Яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү максатыннан традицион рәвештә оештырылган әлеге чарада быел 145 укучы катнашты. Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Питрәч, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан берсеннән-берсе сәләтле балалар һәм яшүсмерләр җыелган иде. 
Фестивальне Альмира Фәхретдинова һәм Нәзир Фәхретдинов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры ачып җибәрде. Бәйгедә катнашучыларны һәм килгән кунакларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина сәламләде. “Биредә катнашучы балаларга һәм аларның педагогларына олы рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге авыр вакытларда да сайлап алган шөгылегезгә тугры булып каласыз. Сез иҗади яктан үсәсез, матурлыкка омтыласыз. Үсеп килүче буынны якты киләчәк көтә дип ышанып калам”, – диде ул.
Районыбызның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов әлеге фестивальне югары сәнгать дип атады һәм барлык катнашучыларның да җиңүче булуларын ассызыклап, уңышлар теләде.
Бәйге, номинацияләргә бәйле рәвештә, берничә кабинетта һәм концертлар залында узды. Халык җырларын башкару, музыка уен коралларында (баян, аккордеон, балалайка, домра, гитара, курай, скрипка, фортепиано) уйнау, ансамбльләр һәм остаз белән укучы чыгышлары жюри тарафыннан бәяләнде. Республикабызның күренекле сәнгать осталары, музыка юнәлешендә эшләүче хөрмәтле укытучылар һәм атказанган хезмәткәрләр һәр чыгышка үзләренең гадел бәясен бирде.
Төрле номинацияләрдә яшь категорияләренә карап, Дипломант һәм  Лауреат исеменә лаек булучыларга дипломнар тапшырылды. Кайбер катнашучылар аерым бүләкләргә дә лаек булды. “Полифоник әсәрне иң яхшы башкаручы” Диана Мөхәмәдиярова һәм “Иң матур башкаручы җырчы” Әминә Ибраһимова махсус приз белән бүләкләнделәр. Алар икесе дә Арчаның балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Ә “Укытучы-укучы” номинациясендә чыгыш ясаучы Кукмара районынан Сәйдәш Бикбов һәм аның укытучысы Дамир Рафиков “Арча ягы-данлы Тукай ягы” XVIII Республика балалар иҗаты бәйге-фестиваленең Гран-При иясе булдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X