8 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Яу кырында һәлак булган Мамадыш егете Илназ Хәбибрахманов турында: «Күпме сугышчан дусларыбызны ут эченнән чыгарды ул»
Баш өстендә авыр, кара болытлар йөзә. Көзге карлы яңгыр тавыш-тынсыз гына ява, тәрәзәләргә сылана да, җиргә төшеп юк була. Әйтерсең лә күтәрә алмаслык кайгысы бар, гүя шуның өчен яшь коя...(»Шәһри Казан»).
-
Кичен юл кырыеннан йөргәндә аеруча сак булыгыз
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.
-
Утны, газны, үтүкне сүндергәнеңне оныта торган булсаң, нишләргә? (»Интертат», Ралинә Сәлимова)
Бу сорауга Республика онкология диспансеры психотерапевты Алия Сәмигуллина җавап бирә.
-
Арчада тагын «Тоннель» була
Игътибарлы булыгыз.
-
Хата (хикәя)
– Кичә генә әйтеп җибәрдем.Тыңламыйлар бит, ә, – дип ярсыды ул, яңгыр тамчысыдай тып-тып атлаучы биек үкчәле кыз артыннан. – Класс җитәкчесенең сүзе сүз түгел! Санламыйлармы соң мине?
-
Бер атна эчендә йомырка, банан һәм помидор кыйммәтләнде
Мәсәлән, помидор бәясе 6,8%ка 90,4 сумга кадәр арткан.
-
Саклану министрлыгында мобилизацияләнүчеләргә акчаны ничек күчерүләре турында сөйләделәр
Өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акча һәр айның 10сыннан 20сенә кадәр банк картасына алдагы ай өчен күчерелә, дип белдерде сишәмбе көнне Россия Саклану министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко. Бу турыда ул журналистларның сорауларына җавап биргәндә әйтте.
-
Өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылучыларның минималь хезмәт хакы билгеле
Өлешчә мобилизация вакытында чакырылучының минималь хезмәт хакы 195 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерде журналистларга Россия Саклану министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко. РИА Новости шул турыда яза.
-
Рамил Миндияр: «Иң үкенечлесе: кызым якты дөньядан бик иртә китеп барды…»
Туксанынчы елларда иң популяр җырчыларның берсе. Лирик җырлары белән дә, тарихи җырлары белән дә халык күңелен яулаган шәхес. Сүзебез – Рамил Миндияр турында. Бүген ул нинди уй-фикерләр белән яши? Татар эстрадасына нинди бәя бирә? Без әнә шулар хакында сөйләштек.
-
Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанда спектакль куйды
Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Фәтхулла Абдуллинның «Яшьлекләр кабат чәчәк атканда...» спектаклен куйды. (Татар-информ, Рифат Каюмов)
-
Дустымның хыянәтен иренә сөйлим микән?
Ирина белән без балачак дуслар. Дустым электән үк җилбәзәк булды. Мәктәптә укыганда ук малайлар белән кызыксынды. Укуга исе китми иде, ә мин, киресенчә, тырышып укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, бер институтка, әмма төрле факультетларга укырга кердек.
-
Бу атнада Татарстанда җылыта
Бу атнада Татарстанда шактый ук җылыта. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, чәршәмбе-пәнҗешәмбе – 9-10 ноябрьдә яңгырлы юеш кар көтелә. 9 ноябрьдә термометрның терекөмеш баганасы көндез 0…+5, төнлә -3…+2 градуска кадәр күтәреләчәк. 10 ноябрьдә көндез +2…+7 градус, төнлә 0…+4 градус җылы. Бу көннәрдә уртача температураның нормадан 3-4 градуска югарырак булыр дип фаразлана.