erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саклану министрлыгында мобилизацияләнүчеләргә акчаны ничек күчерүләре турында сөйләделәр

Өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акча һәр айның 10сыннан 20сенә кадәр банк картасына алдагы ай өчен күчерелә, дип белдерде сишәмбе көнне Россия Саклану министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко. Бу турыда ул журналистларның сорауларына җавап биргәндә әйтте.

«Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акча банк картасына һәр айның 10сыннан 20сенә кадәр алдагы айдагы хәрби хезмәт өчен исәпләнә. Ягъни, 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләргә 10 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр акча күчереләчәк», – дип хәбәр итте ул.

Акчалата тәэмин итүнең минималь суммасы 195 мең сум тәшкил итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«1-31 октябрьдә хезмәт итүчеләр 195 мең сум күләмендәге минималь сумманы алачак, дип басым ясап әйтәсем килә. Әгәр дә хәрби хезмәткәр 31 көн түгел, ә, әйтик, 20 көн хезмәт итсә, исәпләнгән акча күләме октябрь аенда билгеләнгән срокка пропорциональ рәвештә кимрәк булачак», – дип аңлатты Микищенко.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/saklanu-ministrlygynda-mobilizaciyalanucelarga-akcany-nicek-kucerulare-turynda-soiladelar-5862569

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев