erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Дустымның хыянәтен иренә сөйлим микән?

Ирина белән без балачак дуслар. Дустым электән үк җилбәзәк булды. Мәктәптә укыганда ук малайлар белән кызыксынды. Укуга исе китми иде, ә мин, киресенчә, тырышып укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, бер институтка, әмма төрле факультетларга укырга кердек.

 

Мине тулай торакка урнаштырдылар, ә Ирина төркемдәше белән фатир “снимать” итте. Укыган дәвердә дустым атна саен яңа егет белән йөрде. Аңа акыл өйрәтүдән мәгънә юк, минем киңәшләргә колак та салмады. Үзе беләдер, теләсә кем кочагына кермәс дип ышандым. Чөнки егетләрен һәрвакыт фатирына алып кайта иде.

Диплом алгач, башта мин кияүгә чыктым, аннары Ирина да гаиләле булды. Ләкин мин ирем белән озак яши алмадым. Бик нык эчте, кул күтәрде. Әле ярый балаларыбыз булмады, аерылышып өлгердек. Иринага ул яктан бәхет елмайды, ире алтынга тиң кеше булып чыкты. Хатынын “өф” итмәгән урынга да утыртмый, кызлары өчен үлеп тора. Чибәр, акыллы, акчаны әйбәт эшли, тагын ни кирәк?

Әмма Ирина сулга йөри, иренә хыянәт итә. Өйдән чыгып китүенең сәбәбен һәрвакыт минем белән бәйли. Әле кибеткә, әле кунакка, әле кафега... Ә минем аның ирен алдыйсым килми. Иринаның дөрес юлда булмавын күрәм, аңлыйм, әмма берни дә эшли алмыйм. Ә бәлки ире барысын да сизәдер, гаилә хакына түзеп яшидер? Ни уйларга да белмим, әмма Иринаның хыянәте мине чыгарымнан чыгара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Резидә Д.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/dustymny-khyyanten-iren-sylim-mikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре