erid:2VtzquqpS7d
Бу атнада Татарстанда җылыта
Яңалыклар

Бу атнада Татарстанда җылыта

Бу атнада Татарстанда шактый ук җылыта. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, чәршәмбе-пәнҗешәмбе – 9-10 ноябрьдә яңгырлы юеш кар көтелә. 9 ноябрьдә термометрның терекөмеш баганасы көндез 0…+5, төнлә -3…+2 градуска кадәр күтәреләчәк. 10 ноябрьдә көндез +2…+7 градус, төнлә 0…+4 градус җылы. Бу көннәрдә уртача температураның нормадан 3-4 градуска югарырак булыр дип фаразлана.

 

Башлангыч фаразларга караганда, атна ахырында – 11-12 ноябрьдә республикада яңгырлар явып үтәчәк. Җылы: көндез +2…+7, төнлә 0…+5 градус.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев