18 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Ирем сеңлемә гашыйк булды бугай
Ярты ел элек сеңлем иреннән аерылып, безгә күченеп килде. Ире аны өйдән куып чыгарды, чөнки сеңлемнең ул өйгә бер тиен акчасы да кермәде. “Үз тиңеңне тап, байлар белән чуалма. Ул бит сине теләсә кайсы вакытта урамга чыгарып ата ала”, – дигәнне тыңламады. Менә нәтиҗәсе!..
-
Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге ир-атлар күбрәк үлүнең сәбәбен әйткәннәр
Күпчелек үлем-китем очракларының сәбәбе – кан әйләнеше системасындагы авырулар.
-
Россиядә 1 февральдә кырыктан артык пособиене индексациялиләр
Әйтик, бала карау буенча пособиенең минималь күләме 7600 сумнан 8500 сумга кадәр артачак.
-
20 гыйнвардан метрода йөрү бәясе артачак
20 гыйнвардан Казанда метрода йөрү тарифлары үзгәрәчәк. үз көченә керәчәк. Банк яисә транспорт картасы белән түләгән очракта, юл бәясе 35 сум (31 сум урынына) тәшкил итәчәк. Кулдагы акча белән түләгәндә юл бәясе элеккечә калачак.
-
Люция Җәлил герой-шагыйрь Муса Җәлил турында: Әтием һаман да минем җанымда
«Әтием мине күрер өчен, билгеләнелгән урынга килеп йөрде», - диде ул.
-
Кроссовкиларны ничек чистартырга?
Ак төстәге кроссовкиларны өй шартларында чистарту ысуллары
-
Намазны ташлау гөнаһмы?
Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә дигәнне ничек аңларга? Бер башлагач, намазны ташлау гөнаһмы?
-
Ландыш Нигъмәтҗанова зур сөенече белән уртаклашты!
Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.
-
2023 елгы бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризаны 1нче февральгә кадәр бирергә кирәк
2023 елда бердәм дәүләт имтиханнары өч этапта узачак.
-
Татарстан юлында Nissan һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән, җиңел машина шоферы үлгән
Кичә кич Р-241 трассасының 14нче километрында, Татарстанның Югары Ослан районында, Октябрьский бистәсе янында, Nissan һәм «КАМАЗ» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
-
Авокадо – мәхәббәт җимеше
Беркөнне кибеттә авокадо сайлаганда яныма бер ханым килеп, моның нинди җимеш булуын, ничек куллануларын сорашты. Моңа кадәр авыз итеп караганы булмаган икән. Менә шуның өчен бүгенге сәхифәдә әлеге продуктның файдалы үзлекләрен ачыкларга, аны дөрес сайлау һәм әзерләү турында сөйләшергә булдым. (Сөембикә, Камилә Димөхәммәтова)
-
Ильмира Нәгыймова: «Бу – Руслан белән минем хыялда гына иде»
Эстрада җырчысы Ильмира Нәгыймова Чаллы белән Казан тамашачысы каршында имтихан тотты. Үз гомерендә беренче тапкыр аншлаг белән концертлары узган җырчы социаль челтәрләрдә хис-кичерешләре белән уртаклашкан.
-
2022 елда Арча районында янгыннарга бәйле хәл!
Хөрмәтле гражданнар, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга карамастан, 2022 елда Арча районында 51 янгын чыгу очрагы теркәлде. Ут 113 корылманы юк итте һәм зыян салды,шуларның 31се-шәхси торак йортлар, 21е-мунча, 29е-сарай, 32е - башка корылмалар. Янгыннарда 0 кеше фаҗигале төстә һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде, шул исәптән бер бала җәрәхәтләнде. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында уйларга һәм тирә-юньдәгеләрдән моны таләп итәргә мәҗбүр итә.
-
Февральдә Социаль фонд медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү күчерә башлый
Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.
-
Сагышлы дата: өч ел эчендә коронавирус 6,5 миллион кешенең гомерен өзде
Үткән атнада бөтендөнья тарихына зур борылыш булып кергән вакыйга – Кытайда COVID-19 нәтиҗәсендә рәсми рәвештә теркәлгән беренче үлем очрагына 3 ел тулды. 2020 елның 15 гыйнварында әле без үзебезне нинди турбулентлык көтүен белми, коронавирус турындагы беренче хәбәрләрне күпчелек ышанмыйча һәм елмаеп кабул итә иде.