erid:2VtzquqpS7d
Ландыш Нигъмәтҗанова зур сөенече белән уртаклашты!
Яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанова зур сөенече белән уртаклашты!

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.

Ландыш Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган.

"Дуслар! Шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә сезнең белән. Бүген миңа Башкортстанның башлыгы Радий Фаритович Хабиров карары буенча Башкортстан Республикасының Атказанган артисты мактаулы исеме бирелде! Башкортстан тамашачыларыма, халкыма зур рәхмәтләремне белдерәм, бу безнең уртак бүләгебез", - дип язган Ландыш.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/landysh-nigmtanova-zur-seneche-beln-urtaklashty


Нет комментариев