erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Быел Татарстан балалар лагерьларын капиталь ремонтлауга 2,3 млрд сум юнәлдергән

Программа буенча республикада барлыгы 62 балаларны савыктыру лагеры төзекләндерелде һәм төзелде

2019-2026 елларга «Җәй-балаларга» лагерьларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасына Татарстанда 10,6 млрд сум каралган. Капиталь ремонт программасы буенча быел финанслау күләме 2,3 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Программа буенча республикада барлыгы 62 балаларны савыктыру лагеры төзекләндерелде һәм төзелде.

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе тәмамланды. 173 меңнән артык бала төрле формада ял итте. Сәламәтләндерү кампаниясен оештыруга 3 млрд сум бүлеп бирелгән. ЧЫГАНАК


Нет комментариев