Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең бердәм диспетчерлык хезмәте эшли башлады.
Арча районы үзәк хастаханәсе хәбәр итүенчә, моңа кадәр ашыгыч ярдәм чакыру өчен кулланылган 3-15-03 телефон номеры хәзер эшләми. Арча районында яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда түбәндәге номерларга шалтыратырга кирәк:
- 103 — ашыгыч медицина ярдәме;
- 112 — ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры.
Нет комментариев