erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләрендә мошенниклардан саклану сервисын эшләтеп җибәрделәр

Дәүләт хезмәте порталында «Челтәрдәге мошенниклардан яклау» цифрлы сервисы барлыкка килде.

Аны Россия цифрлар министрлыгы һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк «Кешеләр өчен Дәүләт» Федераль проекты кысаларында булдырган. Сервис мошенниклыкны булдырмау һәм алдау омтылышына юлыккан кулланучыларга ярдәм итү өчен билгеләнгән.

Сервиста «Мошенниклар дәүләт хезмәтләренә керү мөмкинлеген алырга тырыша» һәм «Мин челтәрдәге мошенниклардан сакланырга телим" дигән ике вәзгыять бар.

Беренче вәзгыять мошенникларга хисап язмасыннан пароль яки СМС кодын хәбәр итүчеләр өчен билгеләнгән. Анда аккаунт өстеннән контрольне торгызу буенча тәфсилле инструкция җыелган.

Икенче вәзгыять киберҗинаятьләрне профилактикалауга багышланган. Анда күчемсез милек белән эш итүне тыю, мобиль элемтә килешүләрен рәсмиләштерү, кредитлар һәм займнар алу, шулай ук ышанычлы контакт ярдәмендә хисап язмасын яклау һәм телефон шалтыратулары вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләнелә.  Тулырак


Нет комментариев