18–20 сентябрь көннәрендә Можга шәһәрендә баскетбол буенча турнир узды. Ярышларда барлыгы алты команда катнашты.
Арча районының кызлар командасы турнирны уңышлы чыгыш белән тәмамлап, 3нче урынны яулады. Команда составында аеруча уңышлы чыгыш ясаган уенчылар да билгеләнде:
- Розалина Нургалиева — команданың иң яхшы уенчысы;
- Амелия Нуруллина — иң яхшы сакчы;
- Даяна Әхмәтҗанова — «Американка» конкурсында җиңүче.
Казанның «Трудовые резервы» командасы составында район данын яклаган Таир Муртазин һәм Кирилл Зиновьевка да аерым рәхмәт белдерергә була. Таир үз командасының иң яхшы уенчысы дип табылды.
Чыганак: район спорт мәктәбе
Нет комментариев