erid:2VtzquqpS7d
Арча муниципаль район башлыгы сайлау нәтиҗәләре буенча рәхмәтен җиткерде
Арча яңалыклары

Арча муниципаль район башлыгы сайлау нәтиҗәләре буенча рәхмәтен җиткерде

Хөрмәтле арчалылар!

Өч көн дәвамында барган сайлаулар тәмамланды, нәтиҗәләр исә районның бердәмлеген тагын бер кат раслады. Район хакимияте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сайлау участокларына килеп, үзегезнең гражданлык позициягезне белдергән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Халкыбызның югары активлыгын һәм сайлауларда катнашучыларның күп булуын зур шатлык белән билгеләп үтәм. Арча районы кабаттан бердәмлеген һәм илебезнең киләчәгенә битараф булмавын күрсәтте.

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов

Сайлау участокларына берничә буын вәкилләренең гаиләләре белән килүе куандыра. Участокларда өлкән яшьтәге әби-бабайларны да, урта буын әти-әниләрне дә, яшьләрне һәм сабыйларын җитәкләп килгән яшь гаиләләрне дә күрергә мөмкин иде.

Сез Ватан язмышы өчен җаваплылыкның — гаиләләребездә буыннан-буынга тапшырылып килә торган кыйммәт икәнен күрсәттегез. Бу көннәр дәвамында сайлау участоклары эшен тәэмин иткән сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә һәм волонтёрларга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Татарстаныбызның иң күркәм районнарының берсе булган Арча халкының бу бердәмлеге киләчәктә дә районыбызны үстерү өчен ныклы нигез булыр дип ышанам. Чын күңелдән һәрберегезгә рәхмәтемне белдерәм!

Арча муниципаль район башлыгы А.Г.Хисаметдинов


Нет комментариев