erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Рубежноеда Татарстан хирургы 50дән артык операция ясады

Татарстан Республика клиник хастаханәсе хирургы Әмир Косими Рубежное шәһәренең күп профильле хастаханәсендә бер ай ярымнан артык вакыт эшли.

 

Казанда табиб, нигездә, корсак куышлыгы органнары авыруларын дәваласа, Рубежноеда аның эш юнәлеше киңрәк. Ул гомуми, торакаль, абдоминаль һәм кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә ярдәм күрсәтә. Көненә 30–40 пациент кабул итә.

Рубежноеда хирург өчен яңа тәҗрибә

«Монда бөтенләй башка төрле пациентлар һәм хирургик алымнар белән эш итәм. Бу минем өчен бик тәҗрибәле мәктәп, профессиональ яктан үсүемне аермачык сизәм», – ди Әмир Косими.

Табиб ЛНРга эшләргә бару теләген күптән белдергән булган. Әмма Казандагы бүлектә хезмәттәшләренең эшенә зыян килмәсен өчен, китү мөмкинлеге туганчы көтәргә туры килгән. Ниһаять, андый мөмкинлек барлыкка килгәч, ул Рубежноега юл тоткан.

Аның сүзләренә караганда, Рубежноеда эшләүнең үзенчәлекләренең берсе – төрле характердагы җәрәхәтләр белән эш итү. Эшенең беренче атналарында табибка мина шартлаулары һәм кыйпылчыклы яралар алган балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә мөрәҗәгать иткән.

Мондый очракларда җирле хирургларның тәҗрибәсе аеруча мөһим булган. Косими сүзләренчә, алар сугыш травмалары белән бәйле операцияләр үткәрүдә зур тәҗрибә туплаган һәм хезмәттәшләренә ярдәм итеп, үзләренең профессиональ белемнәрен дә уртаклашалар.

Хастаханә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән

Хастаханәдә диагностика һәм хирургик операцияләр өчен кирәкле җиһазлар бар. Биредә компьютер томографиясе һәм ультратавыш тикшеренүләре үткәрелә, лапароскопик операцияләр дә ясала.

Рубежноеда катлаулы операцияләр ясау өчен кирәкле җиһазлар бар

Рубежноеда медицина ярдәмен камилләштерүгә Татарстан да үз өлешен кертә. Республикадан хастаханәгә яңа УЗИ аппараты тапшырылган. Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев шәһәргә эш сәфәре вакытында медицина учреждениесендә булып, баш табиб белән бергә бүлекләрнең эшен караган.

Татарстан табибларының Рубежноеда эшләве медицина өлкәсендәге хезмәттәшлекне дәвам иттерергә мөмкинлек бирә. Мондый тәҗрибә белгечләргә профессиональ осталыкларын арттырырга, ә пациентларга кирәкле медицина ярдәмен вакытында алырга ярдәм итә.

Чыганак:Татар-информ 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев