erid:2VtzquqpS7d
Татарстан Рәисенең еллык юлламасы көтелә
Яңалыклар

Татарстан Рәисенең еллык юлламасы көтелә

Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак һәм сәгать 10 да башланачак. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.

Алдагы утырышның көн тәртибенә бер генә мәсьәлә кертелгән – Татарстан Рәисенең ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы.

Алдагы еллардагы кебек үк, турыдан-туры теле-һәм радиотрансляция оештырылачак. Чыганак


Нет комментариев