20 гыйнвардан метрода йөрү бәясе артачак
20 гыйнвардан Казанда метрода йөрү тарифлары үзгәрәчәк. үз көченә керәчәк. Банк яисә транспорт картасы белән түләгән очракта, юл бәясе 35 сум (31 сум урынына) тәшкил итәчәк. Кулдагы акча белән түләгәндә юл бәясе элеккечә калачак.
15 февральгә кадәр метрополитенда йөрү бәясен 7 сумга киметергә мөмкинлек бирүче акция гамәлдә булачак. Моның өчен «Мир» түләү системасының картасы бәйләнгән смартфон аша түләргә кирәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Казан метросында йөрү өчен яңа тарифларны раслау турындагы карарны 9 гыйнварда имзалады.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/20-gyinvardan-metroda-ioru-bayase-artacak-5865761
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев