Уртак көч тау күчерә! Иртәгә Арчада өмә.
Сезне дә кар күмеп китә яздымы? Бездә дә шул хәл. Күптәннән мондый бураннар булганы юк иде. Әмма, нишлисең, кыш шундый булырга тиеш тә. Күнектек без аз карлы, бурансыз, җылы кышка. Ә быел кирәкне бирә - суыгы да бар, бураны дә, кары да. Табигать тә кешеләрне сыный түгелме соң? Халыкның бердәмлеген сыный. Район башкарма комитеты иртәгә, 22 гыйнвар көнне, иртәдән оешма, учреждение, предприятие территорияләрен, җәяүле йөри торган урыннарны чистарту максатыннан өмә игълан итте. Эшкә көрәкләр белән килергә.