erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды

Яңа Кенәрдә яшәүче актив хәбәрчебез Габделбәр Сабиров бик кызыклы шәхес. Аның имзасы гына да үзе бер иҗат җимеше, руслар әйтмешли, шедевр

Бер очрашуда Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды: “Безнең якларга килеп чыксаң минем янга да кереп чык әле“, – ди. Моның серен мин соңрак белдем, үзенең яраткан шөгылен күрсәтәсе килгән икән.

Без бер чор кешеләре, серләребез дә килешә, сөйләшеп сүзләребез бетми. Аның остаханәсен күргәч бер мәлгә телсез калдым. “17 метрлы түбә астында, 7 метрлы гараж, уртада 5 метрлы остаханә, 5 метры мунча, – дип таныштырып китте ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Остаханәгә кергәч шаккаттым. 4 стенасы да эш кораллары белән шыплап тутырылган. Бер стена балта остасының эш кораллары белән тулы. “Чын музей бит бу! Каян җыеп бетердең боларны!“ – дидем.
– Әйе, музей экспонатлары дисәк тә була, әмма аларның һәркайсын бүген кулга алып эшләргә була. Әти эшләгән кораллар. Минем әти, биш ир бертуганым балта осталары иде. Алар коралның яңасын ясаса, искесен мин алам. Ул коралларны өй салганда да кулландым әле. Хәзерге балта осталары андый кораллар белән эшләми инде.
– Элегрәк өй салуның ние бар, чутлыйсы да мүклисе дигән әйтем бар иде...
– Шаярып әйтелгәндер инде, чөнки өй салу элек бигрәк тә авыр иде. Колхозчылар “таякка“ эшләде, өй эчләре белән шәл бәйләп (анысын да яшереп кенә) өй салучылар булды. Хәлләреннән килмәгәннәргә өмә ясап та булыштылар. Өй салып чыкканчы бик күп чиләнергә кирәк иде. Барысы да авыр кул хезмәте белән башкарылды. Материаллар табу да зур проблема иде.
– Өй салу тәртибен яхшы беләсездер инде.
– Беләм, билгеле, кулымнан да килә. Шабашникларның башлыгы булып өй салырга да алына алам. Элек әзер төзелеш материаллары юк иде. Тактаны да ике кеше бүрәнәгә бур җебе  чиерттереп яра торган идек. Өй салучы райпланнан рөхсәт кәгазе алып, урманчы тамгалап биргән агаячларны кул пычкысы белән кисә. Балта белән  ботакларын ботыйсың, аларны күчкә өеп яндырасың, чистартасың. Бүрәнәләрне ат белән ташыдылар. Кабыгын каезлап бура бурадылар. Почмакларын тышка калдырып, муен өлешен чабалар, аннан сызгы белән сызып мүк салу өчен уем ясала. Бүрәнәләр арасында бушлык калырга тиеш түгел. Бураны бураганда ук тәрәзә, ишек урыннары кисеп калдырыла.
 – Бездә бүрәнәләр арасына салам, мунчала салалар иде.
– Безнең якта җәй көне урманнан сазлык эченнән мүк җыеп кайталар, аны киптерәләр иде.

Габделбәр әфәнде бер өй салу өчен күпме материал кирәклеген дә санап күрсәтте. “Сүз башындагы әйтемне мин болай итеп  үзгәртер идем: “Өй салуның ние бар – кесәң калын булса“. Бер ай эчендә өеңне төзеп бетереп, ачкычын кулыңа тоттырырга мөмкиннәр. Телефоннан заказ гына бир, измәне, кирпечне, ташны, комны, такта һәм калайны – нәрсә кирәк барын да сәгате, минуты белән капка төбенә китереп бирәләр. Балта тотып бүрәнә дә юнасы юк, струк тартып куллар да чиләнми. Мин хәзер кулланылмый торган эш коралларын өскәрәк куйдым. Аларга алмашка заман техникасы килде. Әмма мин ата-бабаларыбыз кулланганнарын да кадерле ядкәр итеп сак-лыйм“.
Габделбәр әфәнденең бармакларсыз кулына да игътибар иттем.
– Заман техникасы кул көчен алыштырса да, алар белән бик сак эш итәргә кирәк. Мин үзем дә башкаларга: үзегезнең кулыгыздыр бит, ничек кистерергә мөмкин, дип әйтә идем. 2012 елда өч пычаклы 30 ат көчле ышкылау станогына кулым кереп киткәнен сизми дә калдым. Әле ярый перчаткалар, бармаклар пычакка тыгылып каешы шуып тора башлады. Дүрт бармак төптән юк, ә тагын да яманрак булырга мөмкин иде.
– Бармаклар булмаса да остаханәдә эшлисезме?
– Остаханә минем өчен хастаханә дә. Шунда чыгып нәрсәдер эшләсәм бөтен авырткан, сыкранган урыннар тазара. Анда һава да саф, агач исе килеп тора.
Хөрмәтле газета укучылар! Әлеге фоторәсемдәге эш коралларының исемнәрен беләсезме, белгәннәрен безгә язып җибәрегез әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев