Сөт сыйфаты фермадан башлана: Арча районында саву җиһазларының чисталыгын тикшерәләр
Сөтнең сыйфаты сыерның сәламәтлегенә генә түгел, саву вакытында кулланыла торган җиһазларның санитар торышына да бәйле. Арча ветеринария берләшмәсе белгечләре Арча районы хуҗалыкларында саву аппаратлары, сөт үткәргечләр һәм танк-суыткычларның чисталыгын лаборатор тикшерүләр ярдәмендә контрольдә тота.