22 апрель 2020 яңалыклары
-
Пенсия фондында гражданнарны алдан язылу буенча гына кабул итәләр
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Янгында пенсионер янып үлгән
Коточкыч янгын Башкортстанның Кырмыскалы районында булган.
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты нигезендә 600 гектарда урман торгызылды
Ел башыннан алып 20 апрельгә кадәр Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган.
-
Бүген Ленин бабайның тууына 150 ел
Бу значокларны күргәч, өлкәннәр яшьлеген искә төшерер, мәктәптә укыган елларда октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнеп тырышып укуларын, хезмәт итә башлагач та күчмә вымпеллар, мактау грамоталары алган чакларын хәтерләрендә яңартырлар.
-
Рафис Борһанов: Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк
Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион белем бирүнең перспективасы турында фикерен белдерде. «Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк», — диде ул туры эфир барышында.
-
Арчада бер кешедә коронавирус табылган
Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 75кә артты. 28 кеше хастаханәгә озатылган. 67 кеше моңарчы авырганнар белән контакттан соң вирусны эләктергән.
-
Рөстәм Миңнеханов: "Чикләүләрне калдырабыз әле"
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашуда әнә шундый сүзләр җиткерде.
-
Салават тагын онлайн-концерт куячак
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 25 мартта турыдан-туры эфирда концерт куйды. Аның чыгышын карарга ярты миллионнан артык кеше җыелган иде.
-
Рафис Борһанов: Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала
Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.