28 февраль 2023 яңалыклары
-
Арчада юл һәлакәтендә ике яшьлек бала зыян күрә
Тизлекне арттыру юньлегә илтми.
-
Татарстанда 2022 елда инвалидлык буенча 9 меңгә якын пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнгән
Узган елда Татарстанның социаль фонды пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча, гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.
-
Татарстан Социаль фонды контакт-үзәк номерын яңартты
23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән 8-800-1-00000-1 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультацияләр бирә.
-
Март аенда нинди үзгәрешләр көтелә?
Бу ай тормышыбызга байтак кына үзгәрешләр алып килә. Иң мөһимнәренә тукталып үтәбез.
-
Яшел Үзәндә өлкәннәрне алдаган һәм акчаларын алган яшүсмерләрне тоткарлаганнар
Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре дүрт яшүсмерне тоткарлаган. Алар мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
-
Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә өч пассажир судносы төзелешенә старт бирде
Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында бүген өч пассажир судносы төзелешенә старт бирелде.
-
Якын көннәрдә Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, климат нормасы буенча, Казанда уртача тәүлек температурасы 9,5 градус салкын булырга тиеш. Хәзер исә ул нормадан – биш, ә вакыт-вакыт сигез градуска югарырак.
-
Россиядә ковид, грипп, сулыш юлларында вируслы кискен инфекция белән авыручылар кимегән
Узган атна белән чагыштырганда, Россиядә грипп һәм сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны 27 процентка, ә ковид йоктыручылар саны 11,6 процентка кимегән. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
-
Пәйгамбәребез ае: Шәгъбән аеның үзенчәлекләре
21 февраль көнне барча мөселманнар шәгъбән аена аяк басты. Ул 23 мартка кадәр дәвам итә. Шәгъбән – пәйгамбәребез галәйһиссәлам ае була. Шул сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтү, истигъфар кылу, «әл-Ихлас» сүрәсен уку тәкъдим ителә. Шулай ук тәһәҗҗүд һәм тәсбих намазларын да торгызу бик мөһим.
-
Миңнеханов һәм Гуров яшьләр өчен заманча инфраструктура булдыру турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Сатучы да ота, алучы да: интернет кибетләрне алда ни көтә?
Татарстанда 45 меңнән артык сатучы өйдән торып акча эшли. Ничек итепме? Соңгы арада әбие дә, бәбие дә башы-аягы белән чумган маркетплейслар эшчәнлеге нәтиҗәсе бу. Былтыр республика эшмәкәрләре онлайн сәүдә мәйданнары аша 50 миллиард сумлык товар саткан. Әле бу да чик түгел. Интернет кибетләрне алда ни көтә? Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
-
Яз башында Татарстанда -13 градуска кадәр суыта
Март башында Татарстанда температура фоны төшәчәк, ләкин аннары республикада янә җылыта. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Диния Нәзарәте Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – искиткеч бүләк!
Татарстан мөфтияте 23 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмалар чакырыла.
-
Юныс Әхмәтҗановның хыялы булган Татар ашлары йортына бүген кем хуҗа?
Тәмле ашлар җырчысы, татар ашларының атасы, чын оста һәм остаз. Бу сүзләр – танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында. 28 февральдә аның тууына 96 ел тула. Кызганыч, кыска гына гомерен һәм бөтен барлыгын татар халык ашларын өйрәнүгә, туплауга һәм бөтен дөньяга танытуга багышлаган шәхеснең мирасы бүген аяныч хәлдә…
-
Кышның соңгы көнендә Татарстанда кабат буран һәм бозлавык булачак
28 февральдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Салкын фронт узганнан соң, республика циклонның тыл өлешендә булачак һәм температура фоны төшәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.