erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәндә өлкәннәрне алдаган һәм акчаларын алган яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре дүрт яшүсмерне тоткарлаган. Алар мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Ачыкланганча, алар пенсионерларның өй телефоннарына шалтыраткан һәм үзләрен эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Шалтыратучы өлкәннәргә якыннарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм аларга ярдәм итү өчен билгеле күләмдә акча күчерергә кирәлеген әйткән. Аннары акча алырга курьер килгән. Пенсионерларның барлыгы 368 мең сум акчасы үзләштерелгән.

Тоткарланучыларның өчесе Волжскидан һәм берсе Яшел Үзәннән, аларга 14-16 яшь.

Пенсионерларның акчаларын алган Волжскида яшәүче 15 яшьлек яшүсмер сорау алу вакытында үз гаебен таныган. Ул беркая да китмәү турында гариза язган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Полиция хезмәткәрләре яшьләрнең башка шундый ук җинаятьләргә катнашы булу-булмавын ачыклый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yasel-uzanda-olkannarne-aldalagan-ham-akcalaryn-algan-yasusmerlarne-totkarlagannar-5867660

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев