erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якын көннәрдә Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, климат нормасы буенча, Казанда уртача тәүлек температурасы 9,5 градус салкын булырга тиеш. Хәзер исә ул нормадан – биш, ә вакыт-вакыт сигез градуска югарырак.

–    Якын көннәрдә, бигрәк тә чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне һава температурасы бераз төшәчәк. Бу Казанның чираттагы циклонның тыл өлешенә эләгүе белән бәйле, анда һәрвакыт салкынрак һәм явым-төшемнәр азрак була, – дип ачыклык кертә Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

Атна азагында Казан чираттагы циклонның алгы өлешендә булачак. Шуңа бәйле рәвештә шәһәргә кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр килә, ә температура фоны яңадан күтәрелә. Төнге температуралар -5 градус һәм көндез 0 градус тирәсе булачак. Бу атнада һава торышы тотрыксыз булачак. Бер циклон китә, аның урынына икенчесе килә. Атмосфера фронтлары үтә, басым шактый түбән булачак, ди КФУ профессоры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, 1 март көнне төнлә минималь температура -6..-11, көндез -3..-8 градус; 2 мартта төнлә -8.-13, көндез -4.-9 градус. Юлларда бозлавык саклана. 3-4 мартта карлы болытлы һава торышы фаразлана. 3 мартта төнлә -7..-12 градус, көндез -1.-6 градус булачак; 4 март төнлә -3..-8 градус, көндез +1..-2 градус.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yakyn-knnrd-tatarstanda-nindi-ava-toryshy-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев