erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә өч пассажир судносы төзелешенә старт бирде

Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында бүген өч пассажир судносы төзелешенә старт бирелде.

Алар - «Метеор 2020» ике тизйөрешле пассажир судносы һәм Россиядә беренче водород ягулыгы элементларында эшләүче экскурсия судносы.

«Татарстан су ресурсларына бай. Аның гомуми мәйданы республиканың барлык территориясенең 6,5 процентын тәшкил итә. Төп елгалар - Идел, Чулман һәм Нократ федераль дәрәҗәдәге су объектлары статусына ия. Елгалар Татарстанның логистик, туристлык һәм рекреацион потенциалын формалаштыра, һәм безнең бурыч - аны елга флотын киңәйтү исәбенә тулы күләмдә гамәлгә ашыру», - диде тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Судно төзүчеләр инициативасы белән ике яңа метеор Советлар Союзы Геройлары - Яшел Үзән заводының беренче «Метеор» судносы капитаны Михаил Девятаев һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә аталачак, – диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, су асты канатлы «Метеор 2020»ләр техник характеристика планында да, уңайлылык ягыннан да хәзерге тизйөрешле пассажир суднолары белән чагыштырганда өстенлекләргә ия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Водород ягулыгындагы яңа суднога аерым игътибар бирергә телим. Әлеге проект ягулыкның альтернатив төрләрендә суднолар рәтен киңәйтергә, экологияне яхшыртырга һәм эксплуатацияләгәндә экономияләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз характеристикалары ярдәмендә мондый суднолар туристлык экосистемасының алыштыргысыз элементлары булырга тиеш, дип өстәде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук Горький исемендәге заводның гражданнар суднолары белән параллель рәвештә дәүләт оборона заказын үтәвен дәвам итүен ассызыклады. «Бүген Яшел Үзән кораблары Россия Президенты Владимир Путинның илебез чикләрен саклау бурычын гамәлгә ашыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-yasel-uzanda-oc-passazir-sudnosy-tozelesena-start-birde-5867657

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев