28 март 2024 яңалыклары
-
Казанда үз үзләренә зыян салучы кешеләргә ярдәм итүче психология белгечләренең конференциясе узачак
29 мартта Казанда психологлар, психотерапевтлар, балалар һәм өлкәннәр белән эшләүче укытучылар өчен россиякүләм фәнни конференция булачак. Гади генә әйткәндә, суицид, наркомания, алкоголизм һәм башка начар күренешләргә киртә кую максатыннан үткәрелә ул.
-
Татарстанда 75 мигрант үз илләренә куып җибәреләчәк
Татарстанда “Нелегальный мигрант” чарасы төгәлләнгән. Тикшерү кысасында полиция хезмәткәрләре миграция турында закон бозуның 938 очрагын ачыклаган.
-
“Игенче“ләр – әзер!
28 мартта “Игенче“ хуҗалыгы басуында язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә булды.
-
1 апрельдән пенсияләр арта
1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең бер өлешенә социаль пенсияне 7,5 процентка арттырачаклар. Индексация 3,4 миллион кешегә кагылыр дип көтелә.
-
Татарстанда «өрәк» сөт заводы табылган
Анда җитештерелгән сөт продуктларын ашау сәламәтлек өчен куркыныч, чөнки алар бернинди тикшерүләр дә үтми.
-
Татарстанда 200 дән артык торак пунктны су басарга мөмкин
Һава торышы кинәт җылытып җибәреп, ташулар ага калса, Татарстанда 39 муниципаль районда 220 торак пунктны су басу куркыныч бар. Аларда 13000 нән артык кеше яши. Бу хакта республиканың вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җиткерде.
-
Беренче тапкыр
Мәдәният хезмәткәрләре – ифтарда
-
Тизлек арттырган өчен 90 яшьлек әбигә 5 мең сум штраф салганнар
Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлекне арттырган өчен штрафларны вакытында түләмәгәнгә административ эш ачканнар.
-
Чиканаслар сәхнәдә
Чын артистлар, диярсең...