erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чиканаслар сәхнәдә

Чын артистлар, диярсең...

Ана һәм хатын-кыз. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда шул.

Чиканас мәдәният йортында үткән спектакльдә үзешчән артистлар тамашачыларга менә шуны җиткерергә тырышты.

Туфан Миннуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” дигән ике пәрдәлек драмасын күп тапкырлар һәм төрле коллективлар башкаруында караган бар. Уйнау төрле, әмма тема бер, хисләр, тойгылар, алган тәэсирләр артистның шул теманы ничек ачуына карап аерыла. Үзешчән артистлар ничектер гади дә, күңелгә үтеп керерлек чын итеп тә уйный кебек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чиканас үзешчәннәре бу спектакльгә (режиссеры Вагыйз Әһлиуллин) Гаилә елы уңаеннан алынган һәм узган хатын-кызлар көненә авылдашларына үзенчәлекле бүләк ясаган. Идеясен Гәүһәрия Шәфигуллина, Лилия Сафиуллина биргән, авылдашлары күтәреп чыккан, сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Мөхәммәтшина пьесаны табып, шунда ук эшкә дә тотынган.

– Ай ярым дәвамында бер көн дә калмый кабатладык. Бер сүзсез көн дә репетициягә җибәргән өчен гаиләләребезгә рәхмәт, – диде Чиканас китапханәсе җитәкчесе Алсу Фатыхова. – Китапханә каршында оешкан “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары бик актив булды.

Ә уенга килгәндә, Гөлфинә ролендә Гәүһәрия Шәфигуллина бик оста уйнады. Зөбәрҗәт Хәсәнова Валентина образын ачып бирә алды. Алсу Фатыхова (Алтынчәч), Гөлгенә Мөхәммәтшина (Дилемма), Халидә Вафина (Айзәрә Әхәтовна), Алсу Сафиуллина (Вазыйфа), Рәмзия Мөхәммәтҗанова (Римма), Альбина Минзина (исемсез хатын) рольләренә кереп бетеп уйнады. Уенны тамашачы көчле алкышлар белән бәяләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X