Беренче тапкыр
Мәдәният хезмәткәрләре – ифтарда
27 мартта Ташкичү Мәдәният йортында беренче тапкыр Арча районы мәдәният хезмәткәрләренең ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда барлыгы 40тан артык кеше катнашты. Бу хакта гомуми җыелышта авыл клуб учреждениеләре җитәкчеләре үзләре тәкъдим итә. Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов күтәреп ала. Ташкичү Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова белән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева үзләрендә үткәрергә теләк белдерә. Барысы да күчтәнәчләр белән килгән иде. Ифтарда Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин да катнашты. Гөлфия Мәгъсумова Корьән аятьләре укыды, Рамил Мөхетдинов азан әйтте, Тәнзилә Валиева риваятьләр сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев