erid:2VtzquqpS7d
“Игенче“ләр – әзер!
Арча яңалыклары

“Игенче“ләр – әзер!

28 мартта “Игенче“ хуҗалыгы басуында язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров семинарны ачып алда торган бурычларга тукталды.

Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин эшләре белән таныштырды. Белгечләр үз өлкәләренә караган таләпләргә тукталдылар.

Соңыннан семинар машина-трактор паркында, амбарда дәвам итте.  Язгы кыр эшләрендә катнашачак техникага күргәзмә техник карау уздырылды.


Нет комментариев