erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда 200 дән артык торак пунктны су басарга мөмкин
Яңалыклар

Татарстанда 200 дән артык торак пунктны су басарга мөмкин

Һава торышы кинәт җылытып җибәреп, ташулар ага калса, Татарстанда 39 муниципаль районда 220 торак пунктны су басу куркыныч бар. Аларда 13000 нән артык кеше яши. Бу хакта республиканың вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җиткерде.

Аның әйтүенчә, агымдагы елны су басу куркынычы бар. Февраль ахырында республикадагы кар катламы соңгы елларда күрелмәгәнчә югары булган.

“Муниципаль районнарга бүгеннән үк югары әзерлек режимына күчәргә, ә инде су басулар башлана калса, шундук гадәттән тыш хәлләр режимы белән эшли башларга кирәк булачак”, — диде ул.

Арча районының Кәче авылы да шул исемлеккә кергән.


Нет комментариев