erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Бакчаны кырмыска басса, нишләргә?

Әгәр дә бакчагызда яисә дачада кырмыскалар барлыкка килгән икән – бу куркыныч түгел. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институтының әйдәп баручы инженеры, мирмеколог Данила Горюнов “АиФ”ка шулай дип бедергән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, идән астында яисә диварда бу бөҗәкләр йомырка салу өчен җылына торган камералар ясаган булуы ихтимал. 

“Әгәр дә өегездә кырмыска барлыкка килгән икән инде, димәк, моның өчен шартлар бар һәм бу сезгә сигнал. Чөнки агачның чери башлаган булуы яисә анда гөмбәчекләр барлыкка килүе ихтимал. Идәнне сүтеп карарга кирәк”, – дип киңәш итә эксперт. 

Аның сүзләренчә, бакчада кырмыскалардан котылу мөмкин түгел, чөнки бу бөҗәкләрне җиңеп булмый. 

“Әмма алар белән килешергә мөмкин. Кырмыскалар кеше активлык күрсәткән җирдә яшәми. Әгәр дә җирне казыйсыз, берәр нәрсә эшлисез икән, алар аннан качачак. Ә менә бакчада сирәк булсагыз, киресенчә, кырмыскалар артачак”, – дип кисәтә Данила Горюнов.

Фото: http://www.freepik.com

Чыганак: Шәһри Казан

Фото Татар-информнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев