erid:2VtzquqpS7d
Бананны кабыгы белән ашарга кирәк
Файдалы киңәшләр

Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

Британия диетологы ябыгырга теләүчеләргә бананның кабыгын ашарга киңәш итә.

Бананның кабыгын мичтә пешеререп, киптереп, ваклап, боткаларга кушып ашарга була. Ләкин булдыра алсагыз пешереп ашау мөмкинлеге дә бар.

Банан кабыгында магний, калий, витаминнар күп. Яшел банан кабыгында – триптофан, сарысында антиоксидантлар бар. Беренчесе тынычландырса, йокыны яхшыртса, икенчесе яшәртә, матурлата.
Банан үзе калорияле булса, кабыгында калория ул кадәр үк түгел – бу ябыгучылар өчен бик тә яхшы.

 

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев