erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ягу сезоны башланды

Хөрмәтле гражданнар, ягу сезоны башланганда котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һ.б. тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.

Мич һәм башка ягу җайланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән бүленеш корылмалары һәм мич авызы каршына 0,5х0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Мичне һәм төтен чыгу юлын корымнан арындырырга, ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарырга кирәк. Янып торган мичне караучысыз калдырырга, күзәтүне балаларга йөкләргә катгый тыела. Мичне ягып  җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш итәбез.

Газ мичләренең саклагыч җиһазлары (җылылык көйләгече, саклагыч клапаны)  төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.
 Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итәргә кирәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илдар Хәйруллин, 
янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев