Кабарып торган камырлы кыстыбый рецепты – видео
Татар халык ашларын 30 елдан артык пешерүче, 5нче разрядлы кондитер-технолог Зөлфия Идрисовадан кыстыбый өчен кабарып торган камыр пешерү рецептын тәкъдим итәбез. (Интертат)
10 кыстыбый өчен 100 мл су, 1 йомырка, 50 грамм каймак, 0,5 бал кашыгы тоз, 300 грамм он кирәк була. Камырны басарга һәм 30 минут «ял итәргә» калдырырга.
Әзер камырны 3-4 өлешкә бүләргә һәм җәймә җәяргә. Шуннан тәлинкә куеп, тигез түгәрәкләр кисәргә һәм табада кыздырырга.
Кабарып тора торган камыр әзерләу ысулы бик гади. Җәймәне кызган табада һаман әйләндереп пешерергә кирәк!
Әйләндермичә озак пешерсәң, камыр янып китә, тиз-тиз әйләндереп пешергәч, ул кабарып пешә һәм кетердәп тора.
Бәрәңгене тоз салып суда пешерергә. Аннары саркытырга, сөт белән май салырга һәм изәргә кирәк. Бәрәңге янына суган белән фарш яки суган белән шампиньон гөмбәсен кыздырып салырга мөмкин.
Әзер камырга бәрәңге боламагы ягарга, ә өстенә итле яки гөмбәле эчлек салырга. Шулай ук эчлеккә кабак салып пешерелгән тары ярмасы да салырга мөмкин.
Әзер кыстыбыйларны майларга һәм табада 5-10 минут кыздырып алырга.
Ашларыгыз тәмле булсын, табыннарыгыз мул булсын!
Видеолар Зөлфия Идрисовадан рөхсәт алып куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев