erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

1 октябрьдән хезмәт хакын арттыралар

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның 1 октябреннән федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 3 процентка индексацияләү турындагы боерыкны имзалады.

Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Федераль дәүләт органнары һәм федераль дәүләт учреждениеләренә 2020 елның 1 октябреннән федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 3 процентка арттыру буенча чаралар күрергә», - диелә документта.

Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/1-oktyabrdn-khezmt-khakyn-arttyralar


Нет комментариев