Юлга чыкканда баланың иминлеген кайгырту – һәр ата-ананың мөһим бурычы. Балаларны автомобильдә йөрткәндә махсус кресло куллану аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга ярдәм итә.
23 сентябрьдә Арча районында балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен үтәүгә багышланган рейд узачак.
Рейд барышында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре балаларны махсус креслода һәм тиешле куркынычсызлык җайланмасында йөртү таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк.
Балалар иминлеге – безнең уртак җаваплылык!
Нет комментариев