Арча үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасында сезонлы гриппка каршы вакцинация башланды. Балаларга «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакциналары белән прививка ясау оештырылган.
Вакцинация балалар консультациясе бинасының өченче катындагы 3нче кабинетта үткәрелә. Прививка ясату өчен башта участок табиб-педиатрында баланы тикшертергә һәм вакцинациягә рөхсәт алырга кирәк.
Балаларны вакцинациягә кабул итү вакыты:
-
10:00–12:00
-
13:00–16:00
Табиблар гриппка каршы иммунитетның прививкадан соң билгеле бер вакыт узгач формалашуын искәртә. Шуңа күрә сезонлы инфекцияләр таралганчы вакцинацияне алдан узу мөһим.
Арча үзәк район хастаханәсе ата-аналарны балаларның сәламәтлеген кайгыртырга һәм гриппка каршы вакцинация мәсьәләсе буенча участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Нет комментариев