Тантана коммерция транспортының «Comtrans-2026» күргәзмәсе барышында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коммерция транспортының «Comtrans-2026» күргәзмәсендә Саратовта йөк автомобильләре өчен тарату тартмалары җитештерүне оештыру турындагы декларацияләргә кул кую тантанасында катнашты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Беренче документ Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» һәм «УРАЛ» автомобиль заводы арасында төзелде. Декларациягә «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм «УРАЛ» автомобиль заводы генераль директоры Павел Яковлев кул куйды.
Икенче декларация Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» һәм «БЕЛАВТОМАЗ» холдингының идарәче компаниясе булган «МАЗ» арасында имзаланды. Документка «КАМАЗ» генераль директоры урынбасары Юрий Герасимов һәм «МАЗ» генераль директоры урынбасары – техник директор Александр Кравченко кул куйды.
Нет комментариев