erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә туктаттылар

Бәйрәм белән.

Яңа ел һәркем өчен бәйрәм. Әмма каникуллар, бәйрәм вакытында да юл хәрәкәте кагыйдәләре турында истән чыгармаска кирәк. Транспорт белән идарә итүчеләргз дә, җәяүлеләргә дә.

Шуны күздә тотып бүген, 30 декабрьдә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлга чыктылар. Алар җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә туктатып, Яңа ел белән котладылар.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары туктатуга транспорт белән идарә итүчеләр тизрәк тиешле документларын күрсәтергә ашыгалар. Бу юлы да шулай булды. Алексей да, Наил дә, Алина да  эшнең нәрсәдә икәнен белгәч елмаеп куйдылар.

- Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа елда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, исән-имин йөрергә язсын. Сезнең белән менә шундый матур, күңелле чаралар барышында гына очрашыйк. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, - диделәр инспектор Рөстәм Хәкимов һәм өлкән инспектор Алмаз Зарипов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова җәяүлеләргә дә, руль артындагыларга да яктылык кайтаручы элементлар тапшырды.

- Караңгы вакытта юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементлар булу мәҗбүри. Бу үзегез өчен кирәк. Кулланыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның да исләренә төшерегез, - диде ул.

Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтсен, һәр йортка шатлыклар гына алып килсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре