Арча аты Краснодарда җиңү яулый (ВИДЕО)
Куанычлы хәбәр. Безгә бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итте.
Краснодар ипподромында 2022 елның атлар ярышы сезонын ябу буенча ярышлар булды. Көзге Кубок ярышларв иң дәрәҗәлесе, абруйлысы икән. Фестиваль ике көн барды. 21 ярыш булды. Чиста токымлы атлар ярышты. Иң яхшылар. Призлар фонды 36 млн сумнан артып китә. Безнең районнан да Айзат Сәләхов (әтисе Шәйдулла Имамович) аты Краснодардагы ярышта катнаша. Сарагоса Мун кушаматлы ат финишка җитәрәк соңгы метрларда алга ыргыла һәм өченче нәтиҗәгә ирешә. Котлыйбыз! Шәйдулла Сәләхев белән сөйләштек. "Ярышлар 15 октябрьдә булды, - дип сөйләде Шәйдулла Имамович. - Без Краснодарга ярыш карарга Айзат белән бергә бардык. Атны Краснодарга бер ай элек илтеп куйдык. Җайдагын үзебез эзләп таптык. Краснодар өлкәсенең иң шәп җайдакларының берсе - Юрий Кулинич! Призга 600 мең сумнан артык акча бирделәр. Безнең 3 яшьлек бия ат ул. Англия токымлы. Кабардино- Балкариягә каплатырга калдырдык. Краснодарда ат ярышлары бик матур үтә. Тәртип, культура. Безгә ошады".
Мастер-җайдак Юрий Кулинич быел август аенда Краснодар ипподромында губернатор призына узган ярышларда катнашып, уңышка ирешә һәм 3 миллион сум акча ала.
Краснодарский ипподром закрыл СКАКОВОЙ СЕЗОН 2022 года!
Осенний Кубок коннозаводчиков считается одним из самых престижных мероприятий сезона. Данное мероприятие не оставляют без внимания владельцы лошадей, коннозаводчики, все кто причастен к конному миру и не только.
По традиции фестиваль проходил в течение двух дней и включал в себя 21 скачку для лошадей чистокровной верховой, арабской и ахалтекинской пород. Общий призовой фонд выходных превысил 36 миллионов рублей. Главной скачкой первого дня, конечно же, стал Супер-Окс (I гр.), собравший победительниц главных региональных скачек для трехлетних кобыл: шесть оксисток и шесть победительниц групповых или дорогостоящих именных призов. Со старта скачку возглавила нальчикская оксистка Неоклассика, к которой очень скоро подобралась Пинк Эир. Вдвоем они лидировали большую часть дистанции, в то время как остальные участницы держались плотной группой, готовясь атаковать. Пинк Эир вывела компанию на финишную прямую. За 300 метров до финиша броском к ней приблизились пятигорская оксистка Амальгама и двигавшаяся дальним полем Эль Скания, представлявшая племенное хозяйство Новомарьевское. Они легко обошли Пинк Эир. Отделавшись от подопечной Якова Манна, Эль Скания начала отрываться и от Амальгамы, и к финишу привезла ей 1,5 корпуса. На третье место на последних метрах дистанции вышла Сарагоса Мун (КФХ Салахов А.Ш.), на шею опередившая Пинк Эир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев