erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин: «Бурычлыларга мәҗбүри җәза чараларын кулланырга туры килә»

Түләүләр һәм чикләүләр

Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге – вазыйфаи затларның һәм оешмаларның суд карарларын, актларын караучы, шулай ук күзәтчелек һәм контроль эшен башкаручы хакимият органы. Бүгенге көндә биредә 19 хезмәткәр эшли.

Узып баручы елда аеруча нинди сораулар актуаль булды? Кайсы өлкә буенча мәҗбүри җәза чараларын кулланырга туры килде? Әлеге сораулар белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек.

  – Безнең тарафтан узып баручы 2022 елда аеруча салым түләүләрен җыюга басым ясалды. Түләмәүчеләр бик күп. Алардан җыелган гомуми сумма 38793 мең сумны тәшкил итте. Шулай ук бурычлары булган 30 кешенең мөлкәтенә арест салынды. Аларның 17се транспорт чаралары.

  – Тагын бер мөһим мәсьәләләрнең берсе булган алимент түләмәүчеләр белән эш ничек алып барыла?

  – Әйе, алимент түләмәүчеләр дә аерым контрольдә тора. Алиментларны түләтү турында 177 башкарма документ үтәлгән. Агымдагы елда суд приставлары бурычлылардан балигъ булмаганнар файдасына 8 миллион сумнан артык акча түләтте. Узган ел белән чагыштырганда бу 2 миллион сумга күбрәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  – Алимент түләмәүчеләргә нинди җәзалар каралган?

 – Бурычлыларга мәҗбүри җәза чараларын кулланырга туры килә. Быел административ һәм җинаять җаваплылыгына барысы 50 кеше тартылды. Аларның 18енең мөлкәтенә арест салынды. Әйтик, Арча районында яшәүче А. кызына алимент түләмәгән. Бурыч – 950 мең сумнан артык. Прописка буенча түгел, Россиядән читтә яшәве ачыкланды. Әлеге эш кысаларында суд приставы А.ның кайда булуын билгеләде һәм алимент түләтү буенча чаралар күрде. Бурычлы кешегә күчмә һәм күчемсез милек теркәлмәгән, ләкин кредит оешмаларында счетлар бар иде. Пристав банк счетларына арест салды һәм чит илгә чыгуны чикләү турында карар чыгарды. Шулай итеп, туган ягына кайткан бурычлы А., әлеге чикләү аркасында, кире китә алмады. Алимент бурычын тулысынча түләде.

  – Чит илгә чыгу алимент түләмәүчеләргә генә чикләнәме?

  – Юк, әлеге чикләү шулай ук кредит, салым, штраф кебек түләүләрдә  бурычлары булучыларга да кагыла. Бурычны түләтү турында суд карары бар икән, приставлар чит илгә чыгуны тыярга мөмкин. Шуңа күрә, чит илгә ял итәргә китәргә планлаштыручылар бар икән, алдан ук тиешле түләүләрен түләп, бурычлары юклыгына инануларын телим. Тыныч яллар, уңышлы еллар булсын! Якынлашып килүче 2023 ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев